news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Дәүләт Советының чираттагы утырышы узачак көн билгеле булды

Көн тәртибенә 42 мәсьәлә чыгарыла.

Татарстанның Дәүләт Советының чираттагы утырышы узачак көн билгеле булды
архив/Рамиль Гали

(Казан, 7 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 45нче утырышы 14 февральдә узачак. Бу хакта бүген парламентның Президиум утырышында билгеле булды.

ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина көн тәртибенә 42 сорау кертелүен әйтте. Утырышта 17 республика законы проекты, 16 федераль закон проекты каралачак.

Республика закон проектларының берсе икенче укылышка тәкъдим ителә. Бу ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү һәм Татарстан Республикасында адреслы социаль ярдәм турында законның 8 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү буенча закон проекты.

Беренче укылышка Бюджет, Экология, Сайлау, Муниицпаль хезмәт турына кодексларына үзгәрешләр кертү турында закон проектлары әзерләнә. Шулай ук, җирле үзидарә, Хисап палатасы, сәнәгать сәясәте,автомобиль юллары һәм юл хуҗалыгы эшчәнлеге, кече һәм урта бизнес эшмәкәрлек үсеше турында һәм башка закон проектлары чыгарыла.

Кеше хокуклар буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурскаяның 2018 елда кеше хокуклары һәм ирекләре үтәлеше буенча доклады, шулай ук Татарстан буенча эчке эшләр министры Артем Хохоринның полиция эше буенча хисабы тыңланачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100