news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның дәүләт фольклор музыкасы ансамбле чит ил журналистлары алдында чыгыш ясады

“Чит ил журналистлары алдында сәнгатебезне күрсәтү аларның күңеленә безнең милләтебез хакында фикер салу дигән сүз”, - ди А.Фәйзрахманов.

Татарстанның дәүләт фольклор музыкасы ансамбле чит ил журналистлары алдында чыгыш ясады
архив/Рамиль Гали

(Казан, 5 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасының дәүләт фольклор музыкасы ансамбле чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә – IT-паркта флешмоб үткәрде.

Россия һәм чит ил журналистлары, волонтерлар татар фольклоры асылы, халык уен кораллары белән танышты. Ансамбль артистлары берничә композицияне уен кораллары белән җырлап-биеп башкарды.

“Без кыска гына вакыт эчендә чит ил журналистлары алдында сәнгатебезне күрсәтәбез икән, бу барыбер аларның күңеленә безнең милләтебез хакында фикер салу дигән сүз. Ишетсеннәр, күрсеннәр, белсеннәр. Бөтен дөньяга таратсыннар. Без бөтен яктан камил. Безнең сәнгать дөнья күләменә чыгарырлык сәнгать. Халкыбызның милли киемнәре дә, хәрәкәтләребез, уен кораллары, көебез камил, шуның өчен эшләргә дә эшләргә. Бүгенге көндә милли сәнгатькә карашыбыз җитеп бетми. Мин гел әйтеп киләм: Татарстанның бренды, аны халыкара дәрәҗәдә күрсәтү, беренче чиратта, фольклор төркемнәреннән башлана. Мин моны 40лап илдә үзебезнең сәнгатебезне күрсәткән кеше буларак сөйлим, чөнки кайда гына барсак та, чит ил вәкилләре тарафыннан безнең сәнгатебез искитмәле җылы кабул ителә”, - дип билгеләп узды флешмобның максатын ансамбль җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов "Татар-информ" хәбәрчесенә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100