news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның дәүләт бурычы быел 94,8 миллиард сумны тәшкил итәчәк

Ел башы белән чагыштырганда дәүләт бурычы күләме 3,5 миллиард сумга артачак.

(Казан, 17 декабрь, "Татар-информ", Надежда Гордеева). Ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның дәүләт бурычы 94,8 миллиард сумны тәшкил итәчәк. Бу хакта бүген Татарстан Финанслар министрлыгы, Федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе һәм Федераль казначылыкның Татарстан идарәсе коллегиясендә министр Радик Гайзатуллин хәбәр итте.

Министр сүзләренчә, ел башы белән чагыштырганда, дәүләт бурычы күләме 3,5 миллиард сумга артачак. “Бурычлар федераль бюджеттан җәлеп ителгән кредитларның күләме арту исәбенә үсте", - дип аңлатты ул.

Радик Гайзатуллин сөйләгәнчә, быел федераль бюджеттан барлыгы 5,7 миллиард сумлык бюджет кредитлары алынган. 2,2 миллиард сум кайтарылган. “Республика федераль бюджет кердитларын кайтару буенча федераль бюджет алдында үзенең барлык бурычларын да вакытында үти”, - дип искәртте министр.

“Федераль кредитлар җәлеп итү өчен Россия Финанслар министрлыгы белән Татарстан Министрлар Кабинеты арасында тиешле килешүләр төзелгән иде, аларда республика бюджеты өчен аерым индикаторлар билгеләнгән. Ел нәтиҗәләре буенча андагы барлык индикаторлар да үтәләчәк”, - дип өстәде ул. Министр республиканың коммерция кредитлары буенча бурычлары булмавын искәртте. “Ел нәтиҗәләре буенча муниципаль берәмлекләрдә бурычларның гомуми күләме 29,9 миллиард сумны тәшкил итә”, - дип әйтте министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100