news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның дәүләт архивында немец милләте вәкилләрен шәҗәрә төзергә өйрәттеләр

Архив хезмәтчәннәре Казандагы немец оешмасы вәкилләренә лекция укыдылар, шәҗәрә төзү буенча мастер-класс күрсәттеләр.

Татарстанның дәүләт архивында немец милләте вәкилләрен шәҗәрә төзергә өйрәттеләр
Айгөл Шәйхлисламова

(Казан, 6 сентябрь, “Татар-информ”, Айгөл Шәйхлисламова). Бүген Татарстанның дәүләт архивында немец милләте вәкилләре өчен шәҗәрә төзү буенча мастер-класс күрсәттеләр, немец милләтеннән булган күренекле шәхесләр турында лекция укыдылар.

Татарстанның дәүләт архивының публикацияләр секторы җитәкчесе Ольга Федотова катнашучыларга КФУ ачылган чорда студентларны укытырга чакырылган немец профессорлары Карл Фукс, Иоганн Бренинг, Эдуард Эверсман, Карл Клаус турында сөйләде. Аларның шәхси эшләре теркәлгән документларны күрсәтте.

Архивка килүчеләр лютеран җәмгыятенең метрик китабында кешеләрнең туу, үлү, өйләнешү даталары теркәлгән язуларны укып карадылар. Католик, мөселман метрик китаплары турында кызыклы фактларны тыңладылар. Архивта 10 меңнән артык метрик китап саклана, шуларның 6 меңе православие диненә, 4 меңнән артыгы мөселман диненә карый. Лютеран җәмгыятенә якынча 1 мең китап керә.

“Хәзерге вакытта үзенең тамырлары белән күп кеше кызыксына. Шәҗәрә төзү бик күләмле, катлаулы эш. Махсус белеме булмаган кеше нәрсәдән башларга да белми. Мәгълүматны бездә генә түгел, башка чыганаклардан да эзләргә туры килә. Шуның өчен архив белгечләре шәҗәрәсен төзергә теләүчеләргә ярдәм итә”, - диде архивның генеологик сораулар буенча бүлек җитәкчесе Раилә Гатауллина.

“Шәҗәрәңне белү тормышка да йогынты ясый. Мәсәлән, шәҗәрә төзегәндә дустым киңәше буенча архивка мөрәҗәгать иткәнче, туганнарым белән сөйләштем, сораштым. Чынлап та, хәтта элек таныш булмаган туганнарымнан да сораштырып, аларның 4сенең шәҗәрә төзегәнен белдем. Шуларны берләштереп, зур мәгълүмат базасы килеп чыкты”, - диде немец теле укытучысы Марта Галицкая.

Марта Галицкая әйтүенчә, Казанда немец милләте вәкилләренең “Россиянең яшь немецлары клубы” дип аталучы оешмасы бар. Алар төрле чаралар үткәрәләр. “Карл Клаус нигез салган химия мәктәбе музеена барырга җыенабыз”, - диде ул. Аның әйтүенчә, архивка 16 кеше килгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100