news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе Яңа ел алдыннан шампан шәрабенә дегустация үткәрә

Барлыгы 10 үрнәктәге шампан шәрабе тикшереләчәк.

(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”) 22 декабрьдә Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе Республиканың алкоголь продукциясе буенча ведомствоара дегустация комиссиясе белән берлектә, чираттагы утырышын үткәреп, Татарстанда һәм Россиянең башка төбәкләрендә җитештерелгән шампан шәрабенә дегустация уздырачак. Дәүләт алкоголь инспекциясеннән хәбәр итүләренчә, барлыгы 10 үрнәктәге шампан шәрабе тикшереләчәк. Алар Яңа ел алдыннан шәһәр кибетләрендә 164-299 сумга сатылучы 0,75 литр күләмендәге шампан шәрабләре.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100