news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Чуваш автономиясе Советы әгъзасы: Татар теле – бик моңлы тел

Вера Юнысова әти-әнисе һәм әбисеннән төрле халыклар һәм телләрне хөрмәт итү һәм аларга сак мөнәсәбәттә булу кагыйдәсен үзләштергән.

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Чуваш һәм татар телләре бер-берсенә бик охшаш. Шул ук вакытта, татар теле – бик моңлы тел. Татарстан Республикасы Чуваш милли-мәдәни автономиясе Советы әгъзасы Вера Юнысова шундый фикер белдерде.

Соңгы вакытта Татарстанда телләрне өйрәнү мәсьәләсе хакында җәмгыятьтә актив фикер алышулар бара. Әлеге уңайдан республика җитәкчелеге дә үз позициясен белдерә. Әйтик, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин искәрткәнчә, Татарстанда Россия Президенты Владимир Путинның 2017 елның 20 июлендә Йошкар-Олада узган милләтара мөнәсәбәтләр Советы утырышында биргән йөкләмәләре үтәлә.

Вера Юнысова әти-әнисе һәм әбисеннән төрле халыклар һәм телләрне хөрмәт итү һәм аларга сак мөнәсәбәттә булу кагыйдәсен үзләштергән. Моны ул үз эшендә дә актив куллана.

Татарстан Республикасы Чуваш милли-мәдәни автономиясе Советы әгъзасы үз белемнәрен камилләштерүне дәвам итә. Ул күптән түгел кытай телендә берничә гыйбарә үзләштергән, сәяхәт вакытында аларның ярдәме тигән. Хәзерге вакытта ул тырышып итальян телен өйрәнә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100