news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Чистай мөселманнары Мәүлидкә спектакль куйды

Пьесаның авторы һәм сәхнәләштерүче режиссеры - "Әниләр" мәчете имамы Алмаз хәзрәт Сафиуллин.

(Казан, 22 декабрь, "Татар-информ"). Татарстанның Чистай шәһәрендә яшәүче мөселманнар Мәүлид бәйрәме уңаеннан спектакль куйды, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

"Пәйгамбәрнең онытылган мирасы" пьесасының авторы, куючы режиссеры шәһәрнең “Әниләр” мәчете имамы - Алмаз хәзрәт Сафиуллин. Төп геройларны "Нур" мәчете каршындагы мәдрәсәдә укыткан мөгаллимә Рәисә ханым Мөхлисуллина һәм Чистай мәселман яшьләре берлеге җитәкчесе Радик Вафин уйнаган. Шулай ук спектакльдә шәһәр мәчетләренә йөрүче яшьләр катнашкан. 

Спектакльнең төп герое Илдар кечкенәдән ятим калып әбисе белән генә үскән егет. Әбисе кечкенәдән оныгын Ислам шәригате нигезендә тәрбияләргәә тырыша. Әмма үсеп җиткәч егет дөнья мәшәкатьләре белән күбесен оныта. Әти-әнисенең авариядә үлүенә сәбәпче шоферны гафу итә алмый, ачу саклый, фәкыйрьләрнең хәлен, вакытның кадерен белми торган сыйфатлары арта башлый. Нәтиҗәдә үзе дә бер көнне авариягә дучар була. Реанимациягә эләгә. Тормыш белән үлем арасында көрәшкәндә бөтен үткән гомеренең мизгелләре күз алдыннан үтә. Ул авыр хәлдә ятканда әбисе бер туктамый аның өчен дога кылып, Аллаһыдан ярдәм сорый. Пьесаның финалында могҗиза була - әбисенең догалары һәм төп геройның Пәйгамбәр (с.г.в.) васыять итеп әйтеп калдырган мирасыннан читкә тайпылмам, дип тәүбә иткән Илдар яңадан терелә. 

Чистай мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов әйтүенчә, мондый бер тамаша дистәләгән җомга вәгазенә тиң. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100