news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татарстанның чиста урманнары" табигать саклау акциясенең көзге этабы башлана

Бу көннәрдә урманнарны каты коммуналь калдыклардан, ауган агачлардан чистарталар.

"Татарстанның чиста урманнары" табигать саклау акциясенең көзге этабы башлана
Михаил Захаров

(Казан, 5 сентябрь, "Татар-информ"). 16 сентябрьдә республикада "Татарстанның чиста урманнары" табигать саклау акциясенең көзге этабы башлана. Акция 16 ноябрьгә кадәр барачак. Аның кысаларында урман фонды территориясен каты коммуналь калдыклардан, ауган агачлардан һ.б. чистарту планлаштырыла. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Татарстанның чиста урманнары" республика табигать саклау акциясе ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2010 елдан бирле үткәрелә. Аның төп максаты – урманнарда имин санитар-экологик шартлар булдыру.

Акция республиканың барлык муниципаль районнарында да уза. Ел саен акциядә Министрлыклар, ведомстволар, учреждениеләр, оешмалар, предприятиеләр хезмәткәрләре, урман кишәрлекләрен арендалаучылар, бакчачылык ширкәтләре, кооперативлар, экологик берләшмәләр вәкилләре, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары һәм волонтерлар катнаша.

Быел акциянең язгы этабына 9,7 меңнән артык кеше кушылды. Алар көче белән урман фондыннан 3,3 мең кбм күләмендә каты көнкүреш калдыгы һәм ауган агачлар җыеп чыгарылды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100