news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Татарстанның чиста урманнары” акциясенең көзге этабы 16 сентябрьдә башлана

Урманнардан көнкүреш калдыклары һәм ауган агачлар җыеп чыгарылачак.

“Татарстанның чиста урманнары” акциясенең көзге этабы 16 сентябрьдә башлана
архив

(Казан, 10 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 16 сентябрьдә “Татарстанның чиста урманнары” табигатьне саклау акциясенең көзге этабы башлана. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров әйтте.

“Акция 16 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Урманнарны корыган агачлардан һәм чүп-чардан чистартачаклар”, - диде министр.

Язгы этап исә, 22 апрельдән 22 июньгә кадәр узган. Анда 9,7 меңнән артык кеше катнашкан. Алар тырышлыгы белән урман фондыннан 4 мең куб метр күләмендә көнкүреш калдыклары һәм ауган агачлар җыеп чыгарылган.

Равил Кузюров әйтүенчә, 162 предприятие һәм оешма, 46 бакчачылык ширкәте – акциянең еллык партнерлары.

Министр урман мәйданнарын киңәйтү максаты белән, киләсе ел өчен 31 млн стандарт утырту материалы үстерелгәнен әйтте. Шул исәптән, Урман селекцион-орлыкчылык үзәге ябык тамыр системасы белән 12 млн данә үсенте утырткан. Урманчылар тарафыннан 11,4 мең кг нан артык агач орлыгы әзерләү планлаштырыла. Бүген 879 кг орлык җыелган. Бу планның 8 процентын тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100