Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
“Татарстанның чиста урманнары” акциясе кысаларында 1102,2 кубометр чүп-чар җыелган
Акция тәмамланырга ике атнадан кимрәк вакыт калган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 3 ноябрь, "Татар-информ").“Татарстанның чиста урманнары” табигатьне саклау акциясен тәмамлау өчен ике атнадан азрак вакыт калды, дип хәбәр итә Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте. Бүгенге көндә акциядә 1,6 меңнән артык кеше катнашкан, урман фондының 489 арендаторы, 161 предприятие, шулай ук 21 бакчачылык ширкәте актив партнерлары булган. Акциядә катнашучылар тарафыннан урман фонды территорияләреннән 1102,2 м3 каты көнкүреш калдыгы җыеп чыгарылган. Моннан тыш, автомобиль юллары һәм федераль һәм төбәк әһәмиятендәге трассалар буйларыннан 694,4 м3 коры-сары һәм ауган агачлар җыештырылган.
Татарстан Республикасы дәүләт урман инспекторлары һәм Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге дәүләт инспекторлары тарафыннан каты көнкүреш калдыкларын урман биләмәләрендә законсыз урнаштыру очракларын ачыклау буенча 211 рейд чарасы үткәрелгән. Рейдлар нәтиҗәсендә 52 чүп өеме ачыкланды, алар бөтенесе юкка чыгарылды.
Акция барышында 45 чишмә чистартылды һәм төзекләндерелгән. Урман фондында һәм автомобиль трассалары буйларында 112 мәгълүмат тактасы, аншлаг һәм ял урыннары тәртипкә китерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз