news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Чирмешән районында ислам айлыгы бара

Ноябрь аенда районда традицион ислам айлыгы үткәрелә.

 (Казан, 17 ноябрь, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән"). "Татарстанның Чирмешән районында ислам айлыгын үткәрү максаты – традицион исламны ныгыту, мөселманнарда төп дини принципларны формалаштыру, аларны радикаль карашлы, экстремистик оешмалар йогынтысына эләкмәүдән саклау", - ди Чирмешән мәчете имам-хатыйбы Рәмил Ибраһимов.

Айлык кысаларында район авылларында мәхаллә халкы белән очрашулар үткәрелә, халыкны кызыксындырган сорауларга җавап бирелә, рухи кыйммәтләребезне аңлаткан кинолар күрсәтелә, имамнар төрле темаларга вәгазьләр сөйли. Әлеге очрашуларда район башлыгы киңәшчесе Әмир Могыйзов, районның имам -мөхтәсибе Минсәгыйрь Миншин, Чирмешән мәчете имам-хатыйбы Рәмил Ибраһимов та  катнашалар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100