Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның өч трассасында тизлекне 100 прибор өзлексез тикшереп торачак
Автомат режимда эшләүче приборлар гомуми озынлыгы 900 километрдан артык булган 290 автомобиль юлы участогын контрольдә тота.
(Казан, 31 июль, «Татар-информ»). Татарстанда өч федераль трассада тизлекне өзлексез контрольдә тотуны 100 прибор күзәтә. Бух акта «Татар-информ»га республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
«Федераль әһәмияттәге өч: Мәскәү – Уфа, Казан – Оренбург һәм Казан – Ульяновск автомобиль юлларында барлык транспорт чараларының билгеләнгән тизлеген өзлексез контрольдә тотуны тәэмин итү системасы файдалануга кертелде. Автомат режимда эшләүче 100 прибор гомуми озынлыгы 900 километрдан артык булган 290 автомобиль юлы участогын контрольдә тота», – дип ачыклык керттеләр ЮХИДИдә.
Үзара берләштерелгән датчиклар урнаштыру урынындагы тизлекне дә, датчиклар арасындагы уртача тизлекне дә билгели.
Быел шулай ук Казан – Шәмәрдән, Чистай – Түбән Кама, Казан – Малмыж, Яр Чаллы – Зәй – Әлмәт һәм Саескан Тавы – Шәле автомобиль юллары тизлеген өзлексез тикшереп тору системасы белән тәэмин итәргә планлаштыралар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз