news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның өч театры Грозныйда милли театрлар фестивалендә катнашачак

«Федерация» I Бөтенроссия милли театрлар фестивале Чечен Республикасының Грозный шәһәрендә 11 – 19 сентябрь көннәрендә үтәчәк.

Татарстанның өч театры Грозныйда милли театрлар фестивалендә катнашачак
Александр Эшкинин/архив

(Казан, 8 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның өч театры «Федерация» I Бөтенроссия милли театрлар фестивалендә катнашачак. Болар – Камал театры, Әлмәт театры һәм Тинчурин театры. РФ Театр әһелләре берлегенең рәсми сайтында фестиваль афишасы урнаштырылган.

  • «Федерация» I Бөтенроссия милли театрлар фестивале Чечен Республикасының Грозный шәһәрендә 11 – 19 сентябрь көннәрендә үтәчәк. Фестивальдә милли телләрдә уйнаучы милли театрлар катнаша. Фестиваль афишасына экспертлар советы сайлаган 14 спектакль кергән. 

Фестиваль афишасына Татарстанның өч театры спектакле кертелгән. Камал театры Аяз Гыйләҗев повесте буенча куелган «Әтәч менгән читәнгә» спектаклен алып килә. Режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев. Әлмәт театры Мольер буенча куелган «Әҗәлгә дәва бар диләр...» комедиясен алып бара. Режиссеры – Елена Кузина. Тинчурин театры Шекспир әсәренә нигезләнеп Рәшит Заһидуллин 2013 елда чыгарган «Гамлет. Күренешләр» спектаклен күрсәтәчәк.

Камал театрының спектакле 12 сентябрь көнне күрсәтеләчәк. Әлмәт театры спектаклен 13 сентябрьдә тәкъдим ителәчәк. 14 сентябрьдә Грозныйда Тинчурин театры артистлары уйнаячак.

Фестиваль Чечен дәүләт драма театрының «Дорога домой» спектакле белән ачыла. Программада – Карелия, Коми, Мари, Хакас, Адыгея, Саха, Лак, Кабардин, Бурят, Балкар милли театрлары спектакльләре.

Фестиваль афишасында быел «Нәүрүз» фестивалендә катнашкан берничә спектакль бар. Болар - Уфаның Гафури театрының «Алтын битлек»ле «Зөләйха күзләрен ача» спектакле (Гүзәл Яхина романы буенча), Хакасия дәүләт драма театрының «Карт һәм диңгез» (Хемингуэй). Саха дәүләт театры алдагы елларда «Нәүрүз» фестивалендә катнашкан «Желанный берег мой» спектаклен алып килә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100