news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның өч районында уңыш җыюга техника әзер түгел

Баулы, Бөгелмә һәм Тәтеш районнарында ашлык җыю комплексы өстәмә тикшереләчәк.

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Арча,Әтнә, Азнакай, Актаныш, Чүпрәле, Балык Бистәсе, Зәй, Сарман, Теләче районнарындагы хуҗалыкларда уңыш җыюны үткәрүгә һәм туфракны төп эшкәртүгә техниканың югары әзерлеге күзәтелә, дип хәбәр итә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.

Баулы, Бөгелмә һәм Тәтеш районнарында техника уракка әзер түгел. Министрлыкта белдергәнчә, әлеге районнарда ашлык җыю комплексы өстәмә тикшереләчәк.

«Быелгы яңгырлы елда вакытында эшкәртү һәм ашлыкны киптерү мөһим роль уйнаячак, – диде министрлыкның, агро-сәнәгый комплексны инженер-техник тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Ришат Булатов. – Шулай гына без уңышны, сыйфатлы орлык материалын һәм бөртекле фуражны саклап кала алачакбыз".

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100