news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның өч районында котыру чире буенча карантин игълан ителде

Карантин Апас районының Танай-Турай, Яшел Үзән районының Ореховка, Тукай районының Таулык авылларында кертелгән.

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның өч районындагы авылларда котыру чире буенча карантин игълан ителде. Бу хакта фәрман Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имзасы белән республика башлыгы порталында басылып чыккан.

Апас районының Танай-Турай, Яшел Үзән районының Ореховка һәм Тукай районының Таулык авылларында карантин кертелүе турында билгеләп үтелә.

Карантин гамәлдә булган вакытта йорт хайваннарын сату, аларны тиешле территория чикләреннән чыгару, дезинфекцияләнмәгән йон һәм тире чыгару, сәламәт хайваннарның сөтләрен пастеризация уздырмыйча сату яки ризыкта куллану һәм ит өчен авыру терлекне чалу тыела.

Документта күрсәтелгәнчә, карантин авыруның соңгы көненнән ике ай үткәннән соң гамәлдән чыгачак.

  • Татарстанның ике районында амброзия һәм повилика авыруларының иң куркыныч учаклары табылган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100