news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның өч районында корыган үлән һәм чүп-чарга ут төртүчеләрне эзлиләр

Корыган үлән һәм чүп-чарга ут төрткән өчен штраф рәвешендә административ җәза каралган.

Татарстанның өч районында корыган үлән һәм чүп-чарга ут төртүчеләрне эзлиләр
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Татарстанның Азнакай, Ютазы һәм Мөслим районнарында корыган үлән һәм чүп-чарга ут төрткәннәр. Хәзер полицейскийлар ут төртүдә гаепле кешеләрне эзли. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Азнакай районының Чалпы торак пункты янында – 300 квадрат метр, Ютазы районының Акбаш авылы тирәсендә 500 квадрат метр мәйданда корыган үлән, Мөслим районының Михайловака авылы янында 30 квадрат метр мәйданда чүп-чар януы теркәлгән. Аларны янгын сагы бүлекчәләре хезмәткәрләре сүндергән», - дип искәрттеләр агентлыкка ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында искәртүләренчә, корыган үлән һәм чүп-чарга ут төрткән өчен шәхси затлар һәм оешмаларга штраф рәвешендә административ җәза каралган.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot