news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның өч районы "Урман утырту көне" табигатьне саклау акциясенә кушылган

Түбән Кама Красный Ключ мәктәбе укучылары белән Биклән урман хуҗалыгы бергә 200 дән артык яңа корычагач утырткан.

 (Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Түбән Кама, Арча һәм Бөгелмә районнары "Урман утырту көне" табигатьне саклау акциясенә кушылды.

Шулай итеп, Түбән Каманың Красный Ключ мәктәбе укучылары белән Биклән урман хуҗалыгы бергә 200 дән артык корычагач утырткан.

Урман хуҗалыгы мәктәбе укучылары һәм Арча мәктәп урманчылыгы әгъзалары Сурнар участок урманчылыгы территориясендә 4 гектар мәйданга 2,5 меңнән артык агач утыртканнар.

Бөгелмә урманчылыгы белән Бөгелмә урман хуҗалыгы белгечләре "Әкият" 28 нче балалар бакчасы территориясендә агачлар утырткан. Һәр бала үз чыршысын утырткан. Бу акциядә балалар белән бергә хезмәткәрләр һәм ата-аналар да катнашкан.

8-12 октябрьдә Бөгелмә белгечләре "Урман утырту көне" табигатьне саклау акциясе кысаларында барлыгы 466 агач утырткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot