Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның Чүпрәле районында ирекле икътисади зона оештырырга тәкъдим итәләр
Бүген район Советының хисап утырышында шул хакта сөйләштеләр, анда Фәрит Мөхәммәтшин катнашты
(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның Чүпрәле районында булды, анда район Советының хисап утырышында катнашты һәм модульле фельдшерлык-акушерлык пунктын ачты. Бу хакта Татарстан парламентының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге хәбәр итә.
Парламент спикерының эш сәфәре Уби авылында модульле фельдшерлык-акушерлык пунктын ачудан башланды. Ул "2012-2016 елларга Татарстан Республикасы халкына беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтүне камилләштерү" республика максатчан программасы буенча төзелгән.
Бу ФАП - районда җиденче. Узган ел биредә Чуаш Бизнәсе һәм Яңа Шигали авылларында яшәүчеләрне медицина ярдәме белән тәэмин итеп, ике яңа модуль ачылган. Бер ай элек Кече Чынлы авылында да фельдшерлык-акушерлык пункты эшли башлаган. Шулай ук анда модуль-блоклы ветеринария пункты та ачылган, ул күрше авылларга да хезмәт күрсәтә. 2014 елда районның өч беренче медицина ярдәме күрсәтү пунктларында капиталь төзекләндерелгән.
Район Советы сессиясе муниципалитет башлыгы Александр Шадриковның доклады белән ачылды. "Без муниципаль районнар рейтингында үз позициябезне яхшыртуга ирештек: 40нчы урыннан 22нче урынга күчтек, барлык бурычлар да үтәлде, - дип билгеләп үтте ул. - Республикада тормышка ашырылучы программалар ярдәмендә районда социаль объектлар төзү һәм капиталь төзекләндерү буенча зур эшләр башкара алдык. Әлеге максатларга 800 миллион сумга якын акча тотылды".
А.Шадриков билгеләп узганча, 2014 елда Иске Чүпрәле һәм Татар Саплыгы авылларында ике яңа балалар бакчасы, Яңа Убидә башлангыч мәктәпле күп функцияле үзәк файдалануга тапшырылган, Яңа Элмәле авылында күп функцияле үзәк төзелгән, ел дәвамында 8 мәдәният учреждениесе капиталь төзекләндерелгән, Балалар иҗаты йорты төзелә башлаган. Иҗтимагый әһәмияткә ия объектлар төзелешенә шәхси инвесторлар да җәлеп ителә. Шундый мисалларның берсе "Чүпрәле" мәдәни-күңел ачу комплексы төзелеше булган. Инвестицияләр әлегә кадәр төзелеше озакка сузылган янгынчылык депосын тәмамларга да мөмкинлек биргән, район үзәгендә 24 фатирга исәпләнгән торак йорт файдалануга тапшырылган.
Узган ел рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны 39 кешегә кимегән, шул ук вакытта кече эшмәкәрлек субъектлары да 13 берәмлеккә азайган. "Чүпрәле" индустриаль паркы хезмәт базарын җанландырып җибәрергә тиеш, ул элеккеге "Россия" күмәк хуҗалыгы мәйданнарында урнашачак. Моннан тыш, быелгы ел район өчен кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын үстерү векторында уза. Аларның эшчәнлеген стимуллаштыру буенча кризиска каршы чаралар комплексы ниятләнгән.
Шадриков район күләмендәге ирекле икътисади зона оештыру буенча закон чыгару башлангычы турында хәбәр итте. Чүпрәлеләр республика Дәүләт Советына шул хакта мөрәҗәгать иткән. Узган ел районның зур һәм урта предприятиеләре шактый яхшы күрсәткечләргә ирешкән - сәнәгый җитештерү индексы 160,3 процентны тәшкил иткән (республика буенча - 100,6 процент). Бөтен районны су белән тәэмин итү буенча эшләр башланган, бүгенге көндә 20 чакрымнан артык су үткәргеч челтәр салынган, 7 мең 502 квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, гражданнарны тузган торактан күчерү дәвам итә.
Район икътисадының иң мөһим тармагы булып авыл хуҗалыгы кала бирә. Чүпрәлеләр терлек саны кимүгә юл куймаган, хуҗалыкларда савым күләме арткан. 2014 ел нәтиҗәләре буенча барлык тармакларда авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме 1,3 миллиард сумга якын тәшкил иткән.
Быел чүпрәлеләр истәлекле дата - район оешуга 85 ел тулуны билгеләп үтә.
Район Советы утырышында чыгыш ясап, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Чүпрәле районы үсеше күрсәткечләре төрле аспектларда җитди тактик казаныш турында сөйли, әмма алга таба үсеш өчен резервлар бар, дип билгеләп үтте.
Чүпрәлеләрнең район дәрәҗәсендәге ирекле икътисади зона закон чыгару башлангычы турында сөйләгән вакытта, парламент башлыгы хәзерге вакытта закон проектының экспертизада булуын хәбәр итте һәм әлеге яңалыкны тормышка ашыруда ярдәм итәргә әзер булуын белдерде.
Муниципаль Совет сессиясе эшендә ТР Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһүдин һәм ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз