Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның өч математика укытучысы – Бөтенроссия олимпиадасы призерлары
2 ноябрьдә Мәскәүдә Бөтенроссия олимпиадасының финалы узды
(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстаннан өч педагог математика укытучылары арасында «Профи-край» Бөтенроссия олимпиадасы призерлары булды. Җиңүчеләр арасында Чаллыдан ике укытучы Любовь Баева (26 нчы гимназия) һәм Нәсим Шәфиков (лицей-интернат), шулай ук Түбән Каманың 24 лицей-интернатыннан Алмаз Хәмидуллин бар.
2 ноябрьдә Мәскәүдә Бөтенроссия олимпиадасының финалы узды, анда 34 төбәктән 2,5 меңнән артык педагог катнашты. Быел математика буенча олммпиадада катнашучылар арасында Россия педагогларыннан тыш, Австралия, Әзербәйҗан, Әрмәнстан, Белоруссия, Болгария, Германия һәм Казакъстан укытучылары да бар иде.
«Профи-край» укытучылар олимпиадасы 2008 елдан башлап, ел саен “Югары икътисад мәктәбе” илкүләм тикшеренү университеты тарафыннан үткәрелә, дип хәбәр ителә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз