Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның өч мәктәбендә синхрон йөзү буенча спорт сыйныфлары эшли башлаячак
Спорт сыйныфлары 1 сентябрьдә ТР Президенты һәм Премьер-министры катнашында ачыла.
(Казан, 31 август, «Татар-информ», Алексей Анисимов). 1 сентябрьдән Казанның – ике һәм Чаллының бер мәктәбендә синхрон йөзү буенча спорт сыйныфлары эшли башлаячак. «Татар-информ» агентлыгында оештырылган матбугат конференциясендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова шулай дип белдерде.
Павлова сүзләренчә, бу – Татарстанда спортның әлеге төрен үстерүгә ярдәм итәргә тиеш. «Чаллының 41нче мәктәбендә, Казанның 180нче гимназиясе һәм 181нче мәктәбендә 1 сентябрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Премьер-министр Алексей Песошин катнашында синхрон йөзү буенча спорт сыйныфлары ачылачак. Бу – спортның әлеге төренә карата җаваплы мөнәсәбәт турында сөйли», – дип ассызыклады депутат.
Павлова сыйныфларның сентябрь аенда тупланачагы хакында хәбәр итте. «1 сентябрьдә без әлеге программаның гамәлгә ашырыла башлавы турында игълан итеп, аны Президентка тәкъдим итәчәкбез. Сыйныфлар сентябрь ае дәвамында тупланачак. Бу – конкрет бер класста синхрон йөзүчеләр генә укыячак дигән сүз түгел. Алар шушы мәктәптә белем алачак», - диде Павлова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз