news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның өч кешесе Яңа ел лотереясы нәтиҗәләре буенча миллионер булды

Бер миллиард сумлык призны Мәскәү кешесе отты.

(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанның өч кешесе Яңа ел лотереясы нәтиҗәсендә миллион сум акча отты. Бу хакта «Столото» матбугат хезмәте хәбәр итә.

1 гыйнварда булып узган уенда Мәскәү кешесе бер миллиард сум откан приздан тыш, тагын миллион сумлык 105 приз уйнатылды. Уен нәтиҗәсендә «99 миллионер пәйда булды. Калган бер миллионлык призларны берничә катнашучы бүлеште», - диелә хәбәрдә.

Татарстан отышлы лотерея билетларына ия булучылар саны буенча алтынчы урында. Аны 20 җиңүчесе булган Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, җиде отышчысы белән Санкт-Петербург шәһәре, Башкортстан алты, Ростов өлкәсе биш, шулай ук Свердловск һәм Новосибирск өлкәләре дүртәр яңа миллионеры белән узып китте.

Хәзер оештыручылар отышларны рәсмиләштерү өчен лотерея үзәгендә акчалата бүләккә ия булучыларны көтә.

Яңа ел лотереясы уеннарында барлыгы 28 млн 801 мең 695 билет отышлы булды. Отышларның гомуми суммасы 3 млрд 507 млн 979 мең 503 сумга тигез.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100