news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның өч фильмы Казан мөселман кинофестиваленең төп конкурсына кертелгән

Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең 24 – 30 апрель көннәрендә үткәрелә.

Татарстанның өч фильмы Казан мөселман кинофестиваленең төп конкурсына кертелгән
архив / Рамиль Гали

(Казан, 26 март, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның өч фильмы Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең төп конкурсына кергән. Кинофестивальнең конкурс программасы аның рәсми сайтына урнаштырылды.

Кинофестиваленең төп конкурсына Илдар Ягъфәровның “Байгал” тулы метражлы нәфис фильмы, Ләйлә Сәләхетдинованың “Овертайм” кыска метражлы фильмы һәм Салават Юзеевның “Шиһаб хәзрәт” тулы метражлы документаль фильмы кертелгән.

“Милли конкурс” номинациясенә Татарстанда төшерелгән 15 фильм кертелгән. Шул исәптән, Ренат Кәримовның “Остазбикә” һәм Алексей Барыкинның тулы метражлы “Водяная” фильмы да бар.

  • Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең сайлап алу комиссиясенә дөньяның 44 иленнән 400дән артык фильм тәкъдим ителгән. Шуның 38е – Татарстанда төшерелгән фильмнар.
  • Казан халыкара мөселман киносы фестивале 24 – 30 апрель көннәрендә үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100