news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның өч чаңгычысы Дөнья кубогының беренче этабында катнашачак

Финляндиядәге ярышлар 24 ноябрьдә старт ала.

(Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Чаңгыда узышу буенча Дөнья кубогының беренче этабында катнашу өчен Россия җыелма командасының составы ачыкланды. Ярышлар 24-26 ноябрь көннәрендә Финляндиянең Куусамо шәһәреннән ерак түгел урында узачак.

Россия җыелмасы данын беренче этапта 9 хатын-кыз һәм шуның кадәр үк ир-егет чаңгычы яклаячак. Алар арасында Татарстаннан да өч чаңгычы бар. Алар – Анна Нечаевская, Андрей Ларьков һәм Юлия Чекалева.

Дөнья кубогының беренче этабы программасына классик ысул белән спринт (24 ноябрь), шундый ук ысул белән 10 һәм 15 чакрымга индивидуаль узыш (25 ноябрь), 10 һәм 15 чакрым арага ирекле ысул белән персьют (26 ноябрь) кертелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot