news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның өч чаңгычысы Дөнья кубогы ярышларында катнаша

Австриядәге узышлар ике көн дәвам итә.

(Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”). Иртәгә – 27 гыйнварда Австриядә (Зеефельд) чаңгы ярышлары буенча Дөнья кубогының 10 нчы этабы старт ала. Россия җыелмасына Татарстан чаңгычылары да кергән. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Татарстанның Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясеннән җиткерделәр.

"Халыкара чаңгы спорты федерациясе карамагында узачак Австриядәге ярышларда Россия данын Татарстаннан Мария Давыденкова, Егор Казаринов һәм Анна Нечаевская яклаячак", – диделәр федерациянең матбугат хезмәтеннән.

Ярышлар ике көн дәвам итә: беренче көнендә ирекле ысул белән индивидуаль спринтта җиңүчеләр ачыкланса, якшәмбегә шундый ук стильдә масс-старт билгеләнгән.

Сүз уңаеннан, Татарстан чаңгычысы Анна Нечаевская Олимпиадада да катнашачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100