news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның чәчү һәм урып-җыю кампаниясенең еллык чыгымы 22 миллиард сум тәшкил итә

Якындагы ике көндә республиканың барлык районнарында да урып-җыю эшләре башланачак.

Татарстанның чәчү һәм урып-җыю кампаниясенең еллык чыгымы 22 миллиард сум тәшкил итә
Александр Эшкинин/архив

(Казан, 26 июль, «Татар-информ», Оксана Романова). Татарстанның чәчү һәм урып-җыю кампаниясенең еллык чыгымы 22 миллиард сум тәшкил итә. Бүген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының тематик утырышында министрның беренче урынбасары Николай Титов шулай дип белдерде.

«2017 елда Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагында товар әйләнеше 9 миллиард сум тәшкил итте. Безнең акча үзебезгә эшләргә тиеш», - диде Титов.

Ул шулай ук республикада урып-җыю кампаниясе башлануын искәртте. Әгәр 24 июльдә 13 район уракка төшкән булса, кичә инде аларның саны 22гә җиткән. Якындагы ике көндә республиканың барлык районнарында урып-җыю эшләре башланачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100