news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанның Буа районында имамнар җыелышы узды

Җыелышта Буа районы имам-мөхтәсибен сайлауларны 3 айга кичектерү турында карар кабул ителде

(Казан, 31 март, “Татар-информ”). Кичә Буа районында иаманар җыелышы узды, анда 57 мөселман мәхәлләсе теркәлде.
Җыелышка ТР мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре: мөфтинең беренче урынбасары, вакыфлар рәисе Илдус хәзрәт Фәизов, ТР мөселманнары Диния нәзарәте үзәк Аппараты җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин һәм мөфтинең дини мәсьәләләр буенча урынбасары Сөләйман хәзрәт Зарипов килгән иде.
Җыелышта катнашучылар алдында ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Дин эшләре идарәсе башлыгы Ренат Вәлиуллин чыгыш ясады.
Нәтиҗәдә, Буа районы имам-мөхтәсибен сайлауларны 3 айга кичектерү һәм Линур хәзрәт Сабирҗановны мөхтәсиб вазифаларын башкаручы итеп калдыру турында карар кабул ителде, дип хәбәр итә Islamrt.ru.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100