news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның бишенче чакырылыш Дәүләт Советы үз эшен төгәлләде

«2014-2019 елларда мөһим вакыйгалар күп булды, бу чор җиңелләрдән булмады», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстанның бишенче чакырылыш Дәүләт Советы үз эшен төгәлләде
tatarstan.ru

(Казан, 11 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның бишенче чакырылыш Дәүләт Советы үз эшен төгәлләде. Парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин 49нчы утырышта биш еллык эшкә йомгак ясады.

«Биш ел узып та китте. Һәр чакырылыш яңа планнар, казанышлар, ачышлар белән күзаллана. 2014-2019 еллар искәрмә түгел, мөһим вакыйгалар күп булды, бу чор җиңелләрдән булмады», - диде ул. Мөхәммәтшин соңгы биш елда спортның судагы төрләре буенча дөнья чемпионаты, футбол мундиале узганын, парламентаризмның 25 еллыгы, ТАССР Югары Советы сайлануның 80 еллыгы билгеләп үтелүен искәртте.

«Бу елларда Татарстан яхшы үсеш алучы субъект икәнен күрсәтеп, лидер төбәкләр санына керде. Россия икътисадында санкция басымына, финанс чикләүләренә карамастан, без эзлекле социаль-икътисади үсешне саклап кала алдык», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент башлыгы 2015 елда закон статусында кабул ителгән 2030 елга кадәр Татарстанның социаль-икътисади үсеш стратегиясе ил күләмендә иң яхшы төбәк практикаларының берсе буларак танылуын билгеләп узды.

Дәүләт Советы соңгы биш елда 49 утырыш уздырган, аларда 1989 мәсьәлә каралган. Татарстан Президенты тарафыннан 561 закон имзаланган. 692 федераль закон проекты һәм Россия Федерациясе субъектларының 95 мөрәҗәгате каралган.

ТР Дәүләт Советы Президиумының 51 утырышы үткән. 220 сорау каралган, 275 карар кабул ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100