news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның биш районында рәсми рәвештә кош гриппы буенча карантин кертелде

Кош-корт, кошчылык продуктлары, кош азыгы һәм азык өстәмәләре әйләнешенә чикләүләр куела.

Татарстанның биш районында рәсми рәвештә кош гриппы буенча карантин кертелде
Ильнар Тухбатов/архив

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов указы белән республиканың Апас, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы һәм Тәтеш районнарында кош гриппы буенча карантин кертелде.

Указ нигезендә, Апас районының Каратун тимер юл станциясе бистәсе һәм Кече Күккүз авылында, Чүпрәле районының Шланга авылында, Кайбыч районының Ульянково авылында, Тәтеш районының Вожжи авылында - берәр, шулай ук Кама Тамагы район үзәгендә өч хуҗалык эпизоотик чыганак дип табылган.

Чикләү чаралары гамәлдә булган чорда әлеге пунктлар территориясенә чит-ят кешеләр һәм транспорт кертелмәячәк, имин булмаган пункттан чыгучы юллар һәм сукмаклар ябылачак.

Шулай ук авыру кошларны сую һәм күмү эше оештырылачак, чиргә тиз бирешүчән кош-корт юк ителәчәк.

Моннан тыш, кош-корт, кошчылык продуктлары, кош азыгы һәм азык өстәмәләре әйләнешенә чикләүләр кертелә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot