news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның биш районында бөртекле һәм кузаклы культураларны урып-җыю эшләрен төгәлләделәр

Алар – Спас, Әлки, Нурлат, Апас һәм Кайбыч районнары

  (Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанның биш районында бөртекле һәм кузаклы культураларны урып-җыю эшләрен төгәлләделәр. Алар – Спас, Әлки, Нурлат, Апас һәм Кайбыч районнары, дип хәбәр иттеләр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.
Спас районында 37,2 мең гектар мәйданнан 78,4 мең тонна ашлык алынган. Әлки районы аграрийлары 32,4 мең гектардан 72,4 мең тонна икмәк алган, Нурлат районында 40 мең гектардан – 96,1 мең тонна, Апас районында 29,1 мең гектардан – 68,5 мең тонна, Кайбычта 25 мең гектардан – 54,9 мең тонна.
Шулай ук Буа, Тәтеш, Яшел Үзән, Кама Тамагы районнары да урак өстен төгәлләү алдында.
Гомумән, ТР буенча бөртеклеләр биләгән 1382,3 мең гектар мәйданнан суктырылган ашлык фаразланган күрсәктечләрнең 89 процентын тәшкил итә. Бер гектардан уртача уңыш 22,3 центнер тәшкил иткәндә, 3 млн 81,6 мең тонна ашлык суктырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100