Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның биш районында бөртекле культуралар чәчүне төгәлләгәннәр
Бүгенге көндә республикада сабан бодае – 401,8 мең, арпа – 449,3 мең, кукуруз – 50 мең, шикәр чөгендере – 51,1 мең, рапс – 92,3 мең, көнбагыш 122,4 мең гектарда чәчелгән, бәрәңге 1,4 мең гектар мәйданда утыртылган.
(Казан, 17 май, «Татар-информ»). Татарстанның Аксубай, Зәй, Түбән Кама, Нурлат һәм Тәтеш районнары игенчеләре бөртекле культуралар чәчүне төгәлләгән.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чәчү кампаниясе ахырына якынлашып килә. «Язгы культуралар барлыгы 90 процент мәйданда чәчелгән. Татарстанда быел әлеге культуралар барлыгы 2,8 миллион гектар мәйданны биләячәк», — дип искәрттеләр министрлыкта.
Бөгелмә (99 процент), Ютазы (99), Баулы (98), Мөслим (98), Тукай (98), Чирмешән (98), Буа (97), Алабуга (97), Спас (96), Чистай (96), Минзәлә (95), Әтнә (94), Әлмәт (93), Сарман (93), Әлки (92), Балтач (92) һәм Балык Бистәсе (91) районнарында да язгы чәчү ахырына якынлаша.
Апас, Бөгелмә, Буа, Чүпрәле, Зәй, Кайбыч, Мөслим, Сарман, Тәтеш һәм Тукай районнары чөгендер чәчүне төгәлләгән инде. Минзәлә районында да бу эш тәмамланып килә (94 процент).
Бүгенге көндә Татарстанда сабан бодае — 401,8 мең, арпа — 449,3 мең, кукуруз — 50 мең, шикәр чөгендере — 51,1 мең, рапс — 92,3 мең, көнбагыш 122,4 мең гектарда чәчелгән, бәрәңге 1,4 мең гектар мәйданда утыртылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз