Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның биш лидеры Бөтенроссия яшь идарәчеләр бәйгесе финалына үтте
Россиянең иң яхшы 100 идарәчесен февраль башында Сочида сайлаячаклар.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Арсений Маврин). «Россия лидерлары» Бөтенроссия бәйгесендә республиканы биш кеше тәкъдим итәчәк. Бу хакта бүген ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗановның конкурсның ярым финалчылары белән очрашуы вакытында билгеле булды.
«Россия лидерлары» бәйгесе РФ Президенты Администрациясе тарафыннан узган елның октябрендә игълан ителде. Аның максаты – иң перспективалы җитәкче-лидерларны ачыклау, үстерү һәм ярдәм күрсәтү. Анда Россиядән барлыгы 200 мең кеше катнашырга теләк белдергән. Шуларның 4473е – Татарстаннан. Декабрьдә узган ярым финалга 36 татарстанлы үткән.

7-9 февраль көннәрендә Сочида узачак финалга 200 мең кешенең 200е генә чыкты, шуларның бишесе – Татарстан вәкилләре. Алар – юрист Илнар Гыйрфанов, КФУ хезмәткәре Светлана Котенкова, төбәк компаниясе директоры Александра Лебедева, тренинг-менеджер Марина Сафонова һәм гипермаркет директоры Сергей Хрущев.

Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе конкурс ахырында финалга үткән 200 кешенең яртысы гына калачагын искәртте һәм татарстанлыларга уңышлар теләде.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз