Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның биш авыл хуҗалыгы кооперативы материаль-техник база яңарту өчен грант алачак
Грантларның гомуми суммасы 95 миллион сумга якын.
(Казан, 20 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстанда материаль-техник базаны яңарту өчен грантлар бирү буенча авыл хуҗалыгы кооперативларын сайлап алу турына нәтиҗә ясадылар. Грантларны конкурска кабул ителгән җиде кооперативның бишесе алачак. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Грантларга Саба районыннан “Каймак”, Теләче районыннан сөт эшкәртү буенча “Биек Тау”, Тукай районыннан “Единство”, Әлмәт районыннан яшелчә эшкәртү буенча “Деревня”, Чирмешән районыннан мөгезле эре терлек итен эшкәртүче “Чирмешән” кооперативлары лаек булды. Аларның бизнес-проектлары буенча 70 яңа эш урыны барлыкка киләчәк.
Грантларның гомуми суммасы 94,8 миллион сум. Аның 54,9 миллионы федераль бюджеттан бүленгән. Грантларны 2017-2020 елларда Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү программасы тәкъдим итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз