news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Биектау районында үз йортында 80 яшьлек пенсионер әби янып үлгән

Янгын Каенлык авылында Үзәк урамның 6нчы йортында чыккан.

(Казан, 8 июль, “Татар-информ”). Татарстанның Биектау районында үз йортында 80 яшьлек пенсионер әби янып үлгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә иртән Каенлык авылында Үзәк урамның 6нчы йортында янгын чыккан. Ут хуҗалык биналарын да ялмап алган.

87 квадрат метрдагы янгын барысын да юк иткән. Янгын калдыкларын актарганда янгын сүндерүчеләр 80 яшьлек әбинең үле гәүдәсенә тап булган.

Янгында зыян күргән 54 яшьлек хатын-кыз хастаханәгә озатылган. Аны аркасы пешү сәбәпле, Биектау үзәк район хастаханәсенә салганнар.

Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын ут белән сак эш итмәүдән чыккан.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot