Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның Биектау районында мунча һәм бакча йорты янган
Милкен коткарырга теләгән йорт хуҗасын хастаханәгә озатканнар.
(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Татарстанның Биектау районында мунча һәм бакча йорты янган. Янгыннан җиңел машина да зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Бүген төнлә «Сад №2» бакчачылык ширкәтендә сигезенче аллеядагы йорт янган.
Янгын сүндерүчеләрне күршеләре каршы алган. Алар ут капкан йортта кеше булмавын хәбәр иткән. Йорт хуҗасы бакча йортыннан үзе чыккан. Янгын янәшә урнашкан мунчага да күчкән.

64 квадрат метр мәйданны биләгән янгынны 15 минутта сүндергәннәр. Янгын аркасында бакча йорты һәм мунча тулысынча янып беткән, 12нче модель «Лада»ның бамперына зыян килгән.
57 яшьлек хуҗаның тәненең 40 процентка якыны пешкән. Ир-атны Биектау Үзәк район хастаханәсенә озатканнар.

Янгын ут белән сак эш итмәү аркасында чыккан дип фаразлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз