news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Биектау районында котыру чире буенча карантин игълан ителгән

Карантин терлекләрнең котыру чире белән авыруының соңгы очрагыннан соң ике ай узгач гамәлдән чыгарыла.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Биектау районы Өмбе (Уньба) авылы территориясендә терлекләрдә котыру чире ачыклану сәбәпле карантин игълан ителгән. Шул хактагы указны бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган.

Карантин терлекләрнең котыру чире белән авыруының соңгы очрагыннан соң ике ай узгач гамәлдән чыгарыла.

Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Өмбе авылында терлекләрдә котыру чирен бетерү буенча чаралар планын эшләргә һәм гамәлгә ашырырга тиеш.

Указ үтәлешен республика Хөкүмәте контрольдә тотачак. Документ имзаланган көннән үз көченә керә.

news_right_1
news_right_2
news_bot