Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның безнең куратор булуына хезмәттәшләрем көнләшеп карый ала — Бакчасарай районы җитәкчесе
Ул V Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены пленар утырышында катнашты
(Казан, 18 март, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Соңгы ике елда Кырым үз Ватанына кайтты дип ныклап әйтергә була. Бу вакыт эчендә Кырым ярымутравы икътисады һәм социаль тормышы Украина составында булган чорда күрмәгән үзгәрешләрне кичереп, тулысынча үзгәрде.
Бу хакта бүген Казандагы "Корстон" кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында уздырылган V Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены пленар утырышында катнашкан Кырымның Бакчасарай районы җитәкчесе Рефат Дедаров журналистлар белән аралашу барышында белдерде.
“Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан кураторыбыз булганлыктан, безгә башкаларга караганда да күбрәк уңыш елмайды. Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәк тә, берсе дә кире кагылмый. Икътисади һәм энергетик блокада вакытында, Кырымда ут булмаганда, үз генерациябез 3 сәгатькә генә җиткәндә, без Рөстәм Нургали улына мөрәҗәгать иттек. Анардан 20 мең данә шәм сорадык һәм безгә 30 мең шәм, генераторлар килде, - диде Бакчасарай районы башлыгы. – Татарстан Республикасының безнең куратор булуына хезмәттәшләрем көнләшеп карый ала. Иң беренче ФАП, Азнакай районыннан булган модульле амбулатория бездә барлыкка килде. Аны урнаштырган авылда халык безгә 1944 елда 2-3 көндә немецларны куып чыгардык, 2015 елда шундый кыска вакыт эчендә ФАП төзелде, диде. Бакчасарай районында соңгы тапкыр мәктәп 1972 елда, балалар бакчасы 1976 елда төзелгән иде”, - диде Рефат Дедаров.
Алга таба хезмәттәшлеккә килгәндә, якын киләчәктә Татарстанга Кырымнан 30-40 кеше белемнәрен арттырырга киләчәк. Чөнки Кырым Республикасында кадрларга кытлык зур, диде Рефат Дедаров.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз