Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның берничә районында спорт залларында төзекләндерү уза
“Без авыл җирлегендә балалар спортын күзәтеп барабыз”, - дип белдерде Ольга Павлова.
(Казан, 14 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Актаныш, Әлки, Зәй, Арча, Биектау районнарында спорт залларында реконструкция эшләре бара. Бу хакта бүген Казан IT-паркында – чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә Россия Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова белдерде.
“Без авыл җирлегендә балалар спортын күзәтеп барабыз. Бердәм Россия” партиясе инициативасы буенча, Актаныш, Әлки, Зәй, Арча, Биектау районнарында спорт заллары төзекләндерелә. Капиталь ремонт нәтиҗәләре буенча иң яхшы өч мәктәпне спорт инвентаре белән бүләкләячәкбез”, - диде Ольга Павлова.
Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитет әгъзасы гомуми белем бирү мәктәпләре базасында бүген 442 спорт клубы булуын, аларда 60 мең укучы шөгыльләнүен белдерде. “172 спорт мәктәбенең 29ы олимпия резервы дәрәҗәсендә. Без балачактан спорт резервын әзерләүнең дәүләт системасын булдырырга тиеш. Безнең балалар яңа объектларда шөгыльләнергә тиеш. Бүген Россия Федерациясе спортына халыкара басым зур. Татарстанда яңа стандартларга күчеш бара”, - дип белдерде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз