Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның берләштерелгән бюджеты керемнәре 227,5 миллиард сум булыр дип көтелә
Чыгымнары исә быелга 263,6 миллиард сумны тәшкил итә.
(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). 2016 елда Татарстанның берләштерелгән бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәре 227,5 миллиард сум булыр дип көтелә, шул исәптән республика бюджетына - 186,6 миллиард, җирле бюджетларга - 40,9 миллиард сум. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы, Россия федераль салым хезмәтенең һәм Федераль казначылыкның Татарстан буенча идарәләре коллегиясе утырышында республиканың финанслар министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте.
Министр сүзләренчә, соңгы 11 айда республикада барлык дәрәҗә бюджетларга 618,7 миллиард сум акча җыелган – бу бюджетларның салым һәм салым булмаган керемнәре. Ел нәтиҗәләре буенча ул 680,6 миллиард сумга җитәр дип көтелә, шуларның 471,1 миллиард сумы – салым һәм салым булмаган керемнәр. Республиканың берләштерелгән бюджеты чыгымнары быел 263,6 миллиард сум була, республика бюджетыныкы – 221,7 миллиард сум.
“Чыгымнарны үтәү кысаларында 2016 елда беренче чираттагы һәм социаль әһәмияттәге юнәлешләр төп урынны алып тора, ә аларга бюджетның 70 проценты карый. Беренче чираттагы дип каралган чыгымнар структурасында хезмәт хакы 56 процент, яки 90,1 миллиард сум тәшкил итә”, - диде Радик Гайзатуллин.
Керемнәрне мобилизацияләү буенча Татарстан Россия субъектлары арасында бишенче һәм Идел буе федераль округында беренче урын алып тора, дип басым ясап әйтте министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз