Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның бердәм кредит үзәге бизнес өчен 200 млн сум акча бүлеп биргән
"Бер млн сумга кадәр кредит залогсыз бирелә", - диде Фәрит Абдулганиев
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 20 ноябрь, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Татарстанның бердәм кредит үзәге бизнес өчен 200 млн сумнан артык финанслар биргән. Бу хакта бүген Эшмәкәрлек Советының X утырышында ТР Икътисад министры Фәрит Абдулганиев әйтте.
- Татарстан бердәм кредит үзәге 2018 елның сентябреннән эшли башлады.
"Әлеге проектны без уңышлы дип саныйбыз. Үзәк сентябрьдән бирле эшмәкәрләргә 200 млн сум акча бирде", - диде министр.
Абдулганиев сүзләренчә, министрлык моннан тыш бизнес өчен микрозаймнар бирү белән дә шөгыльләнә. Нигездә, ведомство 3 млн сумга кадәр кредит бирә.
"Кайбер эшмәкәрләр кредит алырга әзерлексез килә, документларын әзерләп бетерми. Без, үз чиратыбызда, бу процедураларны җиңеләйтү өчен, консалтинг хезмәтләре тәкъдим итәбез", - диде министр. - Моннан тыш, 1 млн сумга кадәр кредит алучыларга залог кирәкми. Чөнки безнең гарантияле фондта ярдәм буларак башка чаралар бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз