news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның бер төркем мәдәният әһеленә Республика көне алдыннан дәүләт бүләкләре бирелде

Аларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

(Казан, 30 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Кичә, Республика көне алдыннан, Казан Кремлендә дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасында бер төркем мәдәният әһеле дә югары бүләкләр алуга иреште.

Татарстанның һәм Россия Федерациясенең халык артисты Винера Ганиева РФ Президентының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. “Исемнәрем күп. Чираттагы тапкыр шундый зур бүләк алу, бигрәк тә Россия Президенты Владимир Путин исеменнән, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кулларыннан бүләк алу бик куанычлы. Минем иҗатның беренче этабы опера театры белән бәйле иде. Анда бүләкләр алган идем. Хәзер мөгаллимлек, остазлык этабы. Эстафетаны һәм 36 еллык тәҗрибәмне яшьләргә тапшырам. Минем максатым – укучыларымның зәвыклы сәнгать әһелләре булып ирешүен, аларның татар халкының үрнәк вәкилләре булуын күрү”, - дип тәэсирләре белән уртаклашты Винера Ганиева журналистларга.

А.Герцен исемендәге Россия дәүләт педагогика университетының Музыка, театр һәм хореография институтының ялгыз җырлау кафедрасы профессоры Альберт Әсәдуллин “Дуслык” орденына лаек булды. “Мин бер генә концертта да татарча җырламый калганым булмады. Бүген минем өчен бик дулкынландыргыч мизгелләр”, - дип белдерде җырчы.

Җырчы Рәсим Низамов Татарстан Республикасының халык артисты булды. “Татарстанның халык артисты исемен алу зур дәрәҗә дип саныйм. Бу алга таба эшләргә, үзебезнең милләткә хезмәт итәргә зур стимул булып тора. Мин “Каеннар арасында” җыры белән танылдым, гәрчә аңа төрлечә бәя бирсәләр дә. Җырның ертыгы юк дип әйтәләр бит. “Бер авыл баласы”, “Болытлар агар инде”, “Гомер”, “Шулай шул” җырларын бүгенгесе көндә дә халык яңадан кайтып шуларны сорый икән, димәк, алар халык күңеленә кереп калган”, - дип белдерде Рәсим Низамов “Татар-информ” хәбәрчесенә.

“Казан” милли-мәдәни үзәгенең Мәҗитов исемендәге музей мөдире Луиза Фәсхетдинова “Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе” исеменә лаек булды. Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең дәүләт халык уен кораллары оркесты артист-вокалисты Резеда Галимовага “Россия Федерациясенең атказанган артисты” исеме бирелде. Яр Чаллының “Игорь Лерман камера оркестры” мәдәни учреждениесе артисты Наталия Горшкова Татарстанның атказанган артисты булды. Зәй районы мәдәният йорты филиалы Аксар авыл мәдәният йорты директоры Гүзәлия Гатина “Татарстан Респбуликасының атказанган мәдәният хезмәткәре” исеменә лаек дип табылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100