news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Баулы районында яңа ветеринария пунктлары ачылды

Әлеге ветеринария пунктларында мал табибларына эшләү һәм халыкка хезмәт күрсәтү өчен бөтен шартлар булдырылган.

 (Казан, 2 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстанның Баулы районындагы Покровский Урустамак һәм Васькино Туйралы авылларында яңа ветеринария пунктлары ачылды, дип хәбәр итә республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы. Бүгенге көндә районда участок ветеринария пунктлары төзү буенча республика программасы нигезендә дүрт шундый объект эшли.

Баулы муниципаль районы Рамил Гатиятуллин авыл кешеләрен әлеге вакыйга уңаеннан котлады. Ул, авылда ветеринария объектлары ачылу шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлекләр санын арттыруга ярдәм итәчәк, дип билгеләп үтте. Модульле пунктларда участок ветеринария табибы кабинеты, даруханә бар, ясалма орлыкландыру хезмәтен күрсәтү мөмкинлеге тудырылган. Пунктта эшләү һәм халыкка хезмәт күрсәтү өчен бөтен шартлар булдырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot