news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның баш ветеринары сөттә антибиотик аз табылган районнарны шелтәләде

“Бу – лаборатория хезмәткәрләренең эшләп бетермәве”, - диде Алмаз Хисаметдинов.

Татарстанның баш ветеринары сөттә антибиотик аз табылган районнарны шелтәләде
Ильнар Тухбатов

(Буа, 8 июнь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанның баш ветеринары Алмаз Хисаметдинов кичә, Буада узган күчмә семинарда, сөтне антибиотикка тикшереп, санаулы гына пробаларның уңай булуына, ягъни кайбер районнарда аз күләмле антибиотик табылуга карата шелтә белдерде.

  • 2018 елның биш аенда республика ветеринария лабораторияләрендә “Форсенсор” җайланмасы белән сөттәге антибиотик тикшерелгән.

Бу турыда “Республика ветеринария лабораториясе” директоры Марс Вәлиев хисап тотты.

“Республика буенча 29 пробада сөттә антибиотик булуы ачыкланды. Әйтик, Сарман һәм Лаешта, Республика ветеринария лабораториясендә антибиотикның – 4, Мамадыш, Түбән Кама, Теләчедә – 3, Әлмәт, Биектауда – 2, Әлки, Кайбыч, Питрәч, Бөгелмә районнарында берәр очрагы табылды”, – диде Марс Вәлиев.

"Республика ветеринария лабораториясе" директорын бүлдереп, Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов сүз алды.
“Ничек инде биш ай эчендә бер генә антибиотик очрагы табыла? Бу – лаборатория хезмәткәрләренең эшләп бетермәве. Айга бер генә тикшерелсә дә, алай була алмый. Без барыбыз да мал табиблары булып эшләгән кешеләр, пробаны үз хуҗалыгыгыздагы иң яхшы сыердан алып, нәтиҗәләр чыгармагыз. Антибиотик мәсьәләсе белән шаярырга ярамый”, – дип кисәтү белдерде.

Семинар тәмамлангач, Алмаз Хисаметдинов, “Татар-информ”га республика сыерларының сөтендә табылучы антибиотик вазгыятенә карашын белдерде.

“Сөттә антибиотик табылу элек моның кадәр кискен тормый иде. Бүген ул чыннан да җитди проблемага әйләнә бара. Тапшырыла торган сөткә таләпләр артты. Бу – лейкоз мәсьәләсе булсынмы, сөтнең чисталыгымы, анда булган микроблармы, шулай ук сөт составында булган антибиотикны да күздән ычкындырырга ярамый. Хәзер җитештерүчеләр сыйфатлы сөт кенә кабул итә. Шуның өстенә әле аның бүген бәясе дә төште. Шуңа күрә сөтнең сыйфатына игътибар бирергә тиешбез. “Антибиотик табылу” дигән проблема белән җитештерүчеләр еш очраша. Әмма район ветеринария хезмәте, лабораторияләр чагыштырмача аз таба. Шуңа күрә бүген бу мәсьәләдә кайбер районнарны шактый гына шелтәләдек. Антибиотикка зур игътибар бирергә кирәк. Чөнки мондый чималдан сыйфатлы продукт ясап булмый”, – диде Татарстанның баш ветеринары.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100