news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның баш ветеринария инспекторы “Меркурий” системасының камил булмавын таныды

"Кайбер җитешсезлекләренә карамастан, система, тулаем алганда, уңайлы һәм файдалы", - ди Алмаз Хисаметдинов.

(Казан, 16 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш дәүләт ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов азык-төлек продукциясенә ветеринария документларын әзерләү буенча “Меркурий” системасының камил булмавын таныды.

Бу хакта бүген сүз ТР Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты һәм “2013-2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы үсеше һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чималы һәм азык-төлек базарларын көйләү” дәүләт программасын гамәлгә ашыруны контрольдә тоту буенча комиссиянең уртак утырышында булды. Депутатлар һәм белгечләр “Ветеринария турындагы” РФ Законына үзгәрешләр кертү белән бәйле рәвештә, “Меркурий” федераль дәүләт мәгълүмати системасы аша электрон ветеринария сертификациясе системасын гамәлгә кертү турында фикер алыштылар.

Алмаз Хисаметдинов “Меркурий” системасының электрон ветеринария сертификатларын рәсмиләштерү, ялган продукциягә чик кую, чималдан алып кибет киштәсендә әзер продукциягә кадәр циклны күзәтү өчен кертелгәнен искәртте. “Нәкъ менә система мөмкинлекләре нәтиҗәсендә, узган елның маенда Ростов өлкәсе Евродон предприятиесенең кош гриппы йоктырган кошчылык продукциясен әйләнештән алуга ирештек”, - диде.

Алмаз Хисаметдинов күп кенә төбәкләрнең шушы системада эшләүгә әзер булмаганын билгеләп узды. Шуңа күрә, ил җитәкчелегенең системаны ахыргача гамәлгә кертүне 2018 елның 1нче июленә кадәр кичектергәнен искәртте. Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, хакимият органнары вакытның бүтән күчерелмәячәген һәм системаның билгеләнгән вакытта эшли башлаячагын әйтә. “Шул рәвешле, мәҗбүри ветеринария сертификациясенә 45 көн кала”, - ди ул.

Идарә җитәкчесе системаның кимчелекләре дә булуын инкарь итми. “Әйтергә кирәк, система идеаль түгел. Республика ветеринария хезмәтенең дә аның эшенә карата сораулары бар. Хәзерге вакытта “Меркурий”ның функциональ мөмкинлекләре белән гамәлдәге норматив базаның тәңгәлсезлеге бар. Системаны камилләштереп бетерү кирәк. Төбәкләрнең ветеринария хезмәтләре тәкъдимнәре һәм системада катнашучыларның мөрәҗәгатьләре буенча камилләштерү буенча эш бара. 24 май көнне без предприятие вәкилләре белән киңәшмә уздырырга җыенабыз. Анда Россельхознадзор җитәкчесе урынбасары Николай Власов катнашачак. Ул электрон ветеринария сертификациясенең төп идеологы булып тора”, - дип хәбәр итте Татарстанның баш дәүләт ветеринария инспекторы.

“Кәгазь ветеринария сертификатларын электронга күчерү эшен кыска вакыт эчендә генә башкарып чыгып булмауны аңлап, Татарстанның ветеринария хезмәте 2015 елның языннан әзерлек башлады. Идарә ЭВС системасын кертү буенча юл картасын эшләде. Дәүләт ветеринария хезмәтендә 800дән артык белгеч әзерләнде, компьютер техникасы сатып алынды. Бу эшләргә 15 миллион сум тирәсе акча сарыф ителде. Бу республика Хөкүмәтенең финанс ярдәме нәтиҗәсендә. Шулай ук ветеринария хезмәтенең 30 млн сум күләмендә үз акчасы җәлеп ителде. Хәзерге вакытта электрон сертификатларны рәсмиләштерү өчен, ветеринария хезмәтенең 400гә якын эш урыны җиһазланган. Республиканың барлык шәһәр һәм районнарында электрон ветеринария документларының 98 процентка якын өлеше бирелә.

“Меркурий” гамәлгә кертелгәннән бирле, республикада 11 млн га якын электрон ветеринария сертификаты бирелгән. Татарстанда көн саен 50 меңгә якын документ рәсмиләштерелә. Ел азагына бу сан 200 меңгә җитәчәк”, - дип белдерде Алмаз Хисаметдинов.

“Меркурий” системасына компьютер, ноутбук, планшет яки телефоннан да чыгып була. Бары тик Интернет булу шарт.

Алмаз Хисаметдинов сөт эшкәртү предприятиеләренең 1 июльдән әзер продукциягә ветеринария белешмәләрен үзләре әзерләргә бурычлы булачакларын билгеләп узды. Бу бөтен төр сөт продукциясе, шул исәптән туңдырмага да кагыла. “Күп кенә предприятиеләр вакыты тагын чигерелер дип өметләнеп, программа интеграцион карарлар буенча әзерлек чараларын үткәрмәде. Интеграция кирәк, чөнки предприятиеләрдән көн саен зур күләмдә әзер продукция бушатыла. Шундый ук эш төрле консервлы ашлар, үсемлек продуктлар (боткалар), балык, диңгез продуктларыннан әзер продукция җитештерүче оешмаларны да көтә”, - диде ул.

Идарә җитәкчесе системага кулланучыларның яңа категориясе – аттестацияләнгән дәүләткә карамаган мал табибы кертелүен билгеләп узды. Бу белгеч берничә төп продукцияне сертификацияләү хокукына ия булачак. “Электрон ветеринария документлары әйләнеше чылбырында соңгы звено ваклап сату предприятиеләре, җәмәгать туклануы оешмалары, шул исәптән, мәктәпләр, балалар бакчалары булырга тиеш. Кызганыч, алар электрон документларны кабул итүдә актив түгел, гәрчә норматив база буенча шулай эшләргә бурычлы булсалар да", - диде ул.

“Кайбер җитешсезлекләренә карамастан, илнең азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсендә система, тулаем алганда, уңайлы һәм файдалы”, - дип Алмаз Хисаметдинов бу системага кушылмаган объектларны кичекмәстән керергә өндәде. Бу эшнең 1-2 айга сузылуын искәртте.

“Без, депутатлар, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре белән һәрвакыт очрашабыз. Бу сорау бүген зур әһәмияткә ия”, - дип белдерде комитет башлыгы Таһир Һадиев.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100