news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Баш ветеринария идарәсе журналистлар өчен бәйге игълан итә

Конкурска 2019 елның 1 сентябреннән 2020 елның 31 июленә кадәр Татарстан матбугатында дөнья күргән журналист эшләре тапшырыла.

(Казан, 14 ноябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен "Татарстан Республикасының Ветеринария хезмәте эпизоотик иминлек һәм азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү сагында" конкурсын игълан итә. Бу хакта идарәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чараның төп максаты – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, дәүләт ветеринария оешмалары һәм журналистлар арасында иҗади һәм профессиональ элемтәләрне ныгыту. Нигезләмәсеннән күренгәнчә, конкурс ТАССРның 100 еллыгына багышлап оештырыла.

Ул түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: "Иң яхшы басма материал"; "Интернет массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы басма"; "Иң яхшы телесюжет"; "Иң яхшы радиотапшыру, радиосюжет". Гаризалар 2020 елның 15 июленнән 15 августына кадәр кабул ителә.

Конкурска 2019 елның 1 сентябреннән 2020 елның 31 июленә кадәр Татарстан матбугат чараларында дөнья күргән журналист эшләре тапшырыла. Эшләр рус һәм татар телләрендә кабул ителә. Катнашу өчен гаризаны һәм иҗади эшләрне Guv.Pressa@tatar.ru адресы буенча электрон почтага җибәрергә кирәк.

2020 елның 16-25 августында йомгак ясала. Җиңүчеләр Ветеринария хезмәткәре көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чарада дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнә. Бәйгенең приз фонды 10 мең сум тәшкил итә.

  • Конкурс турында нигезләмә белән сайтта танышырга мөмкин. (http://guv.tatarstan.ru/tat/prioritetnie-proekti.htm) 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100