news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Баш ветеринария идарәсе «Алтын көз» бәйгесендә берничә номинациядә җиңде

Татарстанлыларның лейкоз һәм котыру чирләренә каршы көрәштә уңышлары билгеләп үтелгән.

Татарстанның Баш ветеринария идарәсе «Алтын көз» бәйгесендә берничә номинациядә җиңде
Михаил Захаров

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Мәскәүдә узган «Алтын көз-2020» чарасында Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе берничә номинациядә җиңүгә ирешкән, алтын һәм көмеш медальләр алып кайткан. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстан территориясендә мөгезле эре терлектә лейкозны бетерүгә юнәлдерелгән чаралар планын эшләгән һәм гамәлгә ашырган өчен» номинациясендә татарстанлылар алтын медальгә лаек булган.

«Татарстан территориясендә котыру чире чыганакларын бетерүне оештыру» номинациясендә Татарстанның Баш ветеринария идарәсе, шулай ук, алтын медаль яулаган.

«Азнакай хуҗалыкларын мөгезле эре терлектә лейкоз чиреннән арындырган өчен» номинациясендә республикага көмеш медаль бирелгән.

«Лаеш районы территориясендә хайваннарда котыру чире чыганакларын бетергән өчен» татарстанлылар көмеш медаль алуга ирешкән.

news_right_1
news_right_2
news_bot