news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның баш травматологы бот сөяге сыну билгеләрен атады

«Урын-җирдә ятканда имгәнсә, күчерергә ярамый. Егылса, шундук ашыгыч ярдәм чакырырга кирәк», — диде Владимир Беляков.

(Казан, 7 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш травматологы, Казанның 16 нчы хастаханәсе баш табибы Владимир Беляков олы яшьтәгеләрдә бот сыну билгеләрен атады.

«Әгәр кисәк авыртса, аякны хәрәкәтләндереп булмаса, сынган дигән сүз. Бот муентыгы сынса, аяк табаны тышкы якка күчә, шул өлеше шешенгән була һәм бармак белән басканда сызлый. Шушы билгеләр буенча имгәнүне ачыклап була», — диде ул «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә.

Ул өлкәннәр аягын урындыктан егылып та сындырырга мөмкин булуын әйтте. Хәтта урын-җир өстендә ипсез борылганда да сынуы ихтимал. «Урын-җирдә ятканда имгәнсә, күчерергә ярамый. Егылса, шундук ашыгыч ярдәм чакырырга кирәк, юкса бер кеше генә авыруны урыныннан күчерергә теләсә, кан тамырларына зыян китерә. Күчерергә бик кирәк булса да, зыян килгән аякны каты әйбергә беркетергә кирәк», — диде Владимир Беляков.

Табиб сүзләренчә, мондый пациентлар саны елга биш процентка артып барырга мөмкин, бу уртача гомер озынлыгы арту белән бәйле. 2020 елда бот сөяге сынган 976 пациент дәваланган.

«Алар 12 сәгать эчендә хастаханәгә китерелергә, 48 сәгать эчендә операция ясалырга тиеш. Операция 1-1,5 сәгать тирәсе бара. 72 сәгать эчендә кешене аякка бастырырга кирәк, юкса йөрәк-тамырлары системасы ягыннан, пневмония, тән чиләнеп тишелү кебек өзлегүләр булуы ихтимал», — диде.

Беляков әйтүенчә, операция ясамасаң, беренче елда үлем 72 процент була, ике атнадан операция ясасаң, үлем 10 процентка якын. Беренче 48 сәгатьтә операция ясасаң, 1,25 процентка кадәр кими.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100