Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның баш токсикологы Арчага агуланган яшүсмерләр янына киткән
Агуланган пациентлар – барысы да педагогика көллиятенең 17 яшьлек студентлары.
(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш токсикологы Алия Насыйбуллина Арча районы хастаханәсенә киткән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
«Белгеч агуланган яшүсмерләрнең бөтен анализларын тикшерәчәк һәм аларны дәвалауны шәхсән контрольдә тотачак. Хастаханәгә салынган пациентларның барысы да 17 яшьлек кызлар. Аларның хәле тотрыклы», – диделәр ведомствода.
- Татарстанның Арча районында 18 бала билгесез матдә белән агуланган, 16 бала хастаханәдә, дип хәбәр иткән идек.
"Татар-информ"ның үз чыганагы мәгълүматлары буенча, үсмерләрнең берсе интернет-кибеттән сатып алынган хушбуй алып килгән һәм сиптергән. Шуннан соң үсмерләр үзләрен начар хис итә башлаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз