news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның баш табибы вакцинациядән соң коронавирус белән авыруның сәбәбен аңлатты

Прививка ясаткан кешеләр җиңелрәк авырый. Авыру ОРВИ формасында гына уза. Үпкәләргә үтеп кереп, пневмония башланса да, аның зарарлануы көчле булмый.

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева).Татарстанның баш табибы вакцинациядән соң коронавирус белән авыруның сәбәпләрен аңлатты. Бу хакта вакцинация турындагы махсус туры эфир вакытында Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш терапевты Диана Абдулганиева сөйләде.

«Иммунитет бераз вакыт узгач барлыкка килә. Әгәр дә кеше 21 яки 14 көннән соң, вакцинаның төренә карап икенче прививкасын ясата икән, иммунитет барлыкка килсен өчен шуннан соң тагын 21 көн үтәргә тиеш», — дип аңлатты спикер.

Беренче прививка гына инфекциядән тулысынча саклый алмый. Терапевт прививкалар арасындагы вакытта һәм соңгысыннан соң берничә көн эчендә сәламәтлекне саклауга аерым игътибар итәргә кирәклеген әйтте. Битлек кияргә һәм кеше күп җыела торган урыннарга барудан тыелып торырга кирәк.

Табиб вакцинация курсын тулысынча үткәч тә коронавирус йоктыру очраклары барлыгын әйтте. «Безнең вакциналарның эффективлыгы бик югары. „Спутни V“ ныкы — 92-95 %. Бу хакта сөйләгәндә, без калган 5-8 % кешедә теге яисә башка сәбәпләр аркасында антитәнчекләр формалашмауны аңлыйбыз. Без аларга прививканы башка вакцина белән ясатырга тәкъдим итәбез», — дип өстәде терапевт.

Табиблар вакцинадан соң антитәнчекләрнең барлыкка килү-килмәвен карый. Антитәнчекләре аз күләмдә генә дә булган кешеләр коронавирус инфекциясе җиңелерәк кичерә.

«Кеше нинди очракларда авырый? Әгәр дә озак вакыт авыру кеше белән аралашса. Мәсәлән, кешеләр өстәл артында битлексез 30-45 минут, бер сәгать сөйләшеп утырсалар. Өстәл артында утыручыларның берсе авырган булса, антитәнчекләрнең аз булуы авырмас өчен җитмәскә дә мөмкин», — диде табиб.

Бу очракта да прививка ясаткан кешеләр җиңелрәк авырый. Авыру ОРВИ формасында гына уза. Үпкәләргә үтеп кереп, пневмония башланса да, аның зарарлануы күп булмый.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100