news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның баш санитария табибы мәктәпләрдә тәнәфес вакытын арттырырга тәкъдим итә

Хәзерге тәнәфесләр системасы буенча укучыларга тукланыр өчен вакыт җитми, ди Марина Патяшина.

Татарстанның баш санитария табибы мәктәпләрдә тәнәфес вакытын арттырырга тәкъдим итә
Анна Главатских/архив

(Казан, 29 гыйнвар, "Татар-информ", Айдар Әхмәдиев). Мәктәпләрдә төшке аш ашау өчен тәнәфес вакытын арттырырга кирәк. Кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарә җитәкчесе, Татарстанның баш санитария табибы Марина Патяшина шундый фикерен йомгаклау коллегиясендә әйтте.

"Хәзерге тәнәфес системасы укучыларга тукланыр өчен җитәрлек вакыт калдырмый. Шул сәбәпле мәктәп ашханәләрендә өстәлләр алдан ук әзерләп куела һәм балалар килгәндә ризык суынып беткән була. Балалар суынган ризыкны ашудан баш тарта", - диде ул.

"Шуңа күрә тәнәфес вакытын арттыру урынлы булыр дип саныйм", - диде Марина Патяшина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100