Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның баш санитар табибы прививка ясатмаучыларга Сабантуйга килмәскә кушты
Патяшина сүзләренчә, бәйрәмдә битлек киеп йөрү мәҗбүри.
(Казан, 11 июнь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Covid-19 коронавирусыннан прививка ясатмаган татарстанлыларга Сабан туена килмәскә киңәш ителә. Бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләргә сәламәтлеге турында кайгыртырга кирәк.
«Вакцинация узмаган, антитәнчекләре булмаган һәм 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә Сабан туена килмәскә киңәш итәбез. Әгәр кеше вакцинация узмаган икән, бәйрәм мәйданы аның өчен ял итү урыны түгел, ә яңа коронавирус инфекциясе йоктыру куркынычы тудыра», — диде Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча җитәкчесе Марина Патяшина.
Патяшина сүзләренчә, бәйрәмдә битлек киеп йөрү мәҗбүри. Сәүдә нокталары бер-берсеннән ераграк куелырга тиеш. Шулай ук антисептик һәм кул юа торган урыннар булырга тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз